«Кояш баеганны карагыз, кешеләр!»: иҗади очрашу (6+)

Билгеле булганча, һәр китап язучыдан башлана. Аның фантазиясе безне ямансуларга, шатланырга, уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә. Язучының үзе белән очрашу, үз уй-хыялларын тормышка ашыра белүче кеше белән танышу мөмкинлеге булу бик яхшы. Балалар өчен оештырылган иҗади очрашулар аеруча кызыклы. Бигрәк тә танылган якташ язучылар белән очрашулар көтеп алына, укучылар күңелендә озак саклана. 

25 май көнне 14 нче санлы китапханәдә якташыбыз Михаил Николаевич Гоголев белән иҗади очрашу үтте. Михаил Гоголев — мавыктыргыч итеп сөйли белүче кызыклы әңгәмәдәш, шунлыктан чара гаҗәеп җылы рухта узды. Очрашуда катнашучылар зур кызыксыну һәм игътибар белән язучының үз тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре өчен сюжетларны ничек табуы турында сөйләгәнне тыңлады. Балалар аңа кайда тууы һәм белем алуы, балачакта яратып укыган китабы, язучылыктан кала, тагын нинди сәләтләре барлыгы, китапларын кайчан бастырып чыгара башлавы, кешеләрдә нинди сыйфатларга өстенлек бирүе, яраткан язучысы турында сораулар бирде. Укучылар авторга аның китаплары буенча ясалган үз рәсемнәрен бүләк итте. 
Михаил Гоголев яшь китап сөючеләрне яхшы күңелле, кече ватанга, аналарга, хатын-кызларга, табигатькә мәхәббәт һәм ышаныч хисләре белән сугарылган яхшы әсәрләре белән таныштырды, автор башкаруында җырлар, шигырьләр яңгырады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: